На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Терехов Олег
    Хоть и не прочитал что написано один хрен ей доверия нетЭлла Памфилова Ка...
  • Evgenija Palette
    ГОВОРИТЕ, ГАДЫ, НА ГОСУДАРСТВЕННОМ ЯЗЫКЕ, ПРИНЯТОМ В РОССИИ... ВЫ НАМ И НА "Х" НЕ НУЖНЫ. У ВАС ЕСТЬ ВСЕ СВОЕ, В ТОМ Ч...Татарстан космона...
  • вера курьянова (гончарова)
    Уже   и тут не по-русски пишут, скоро  ничего прочесть не сможем, и это нормально?Донецкида республ...

Мордовиянең яңартылган мәчетендә ифтар мәҗлесе булды

Изге Рамазан аенда Мордовиянең Ләмбрә районы Таласлау авылы мөселман җәмгыяте авыл мәчетендә ремонт эшләреннән соң ифтар мәҗлесе үткәрде. Бу хакта Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәтенең Мөфтиләр шурасы хәбәр итте.

Таласлау авылының күптәнге тарихы бар. Ләмбрә районындагы күп кенә авыллар кебек үк, Таласлау авылына XVII гасыр уртасында дәүләт хезмәте үтәүче татарлар Саранск крепостен саклау өчен нигез салган.

ХХ гасыр башында авылда 5 мәчет һәм мәдрәсә була, әмма совет хакимияте елларында алар барысы да җимерелә. Авылның дини яңарышы ХХІ гасырда башлана. Биредә яңа мәчет төзелә. Аңа 2015 елда «Гафәр» исемен бирәләр. Бу исем мәчеткә Таласлауда туып-үскән Җафәр Хәсән улы Прянков хөрмәтенә бирелә.

2024 елда авылда туып-үскән һәм яшәүче кешеләрдән торган инициатив төркем масштаблы ремонт эшләрен башлап җибәрергә карар кылган. Нәтиҗәдә мәчетне заманча һәм уңайлы итеп төзекләндергәннәр. Биредә намаз уку өчен кирәкле бөтен нәрсә булдырылган.

Изге Рамазан аенда авылның мөселман җәмгыяте мәчеттә традицион ифтар үткәрде. Мәҗлескә хөрмәтле кунаклар чакырылды: Мордовия Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте рәисе мөфти шәех Раил хәзрәт Әсаинов, имам-мөхтәсиб Наил хәзрәт Халиков, Ләмбрә авылы мәчете имамы Рәшит хәзрәт Сәйфулов. Мәчетнең имамы Казыйм Маринов мәҗлескә җыелганнарны сәламләү өчен хөрмәтле кунакларга сүз бирде.

Кичке намазны укыганнан соң, мәҗлескә җыелган дин тотучылар барысы бергә авыз ачты. Өстәлләрдә җиләк-җимешләр, өйдә пешерелгән ризыклар һәм, әлбәттә, тәмле кайнар пылау бар иде. Чәй эчкәндә дусларча аралашу дәвам итте. Ул авыл халкын гына түгел, башка татар авылларыннан килгән кунакларны да берләштерде, диелә хәбәрдә.

Берничә көннән соң Таласлау авылы мөселман җәмгыяте хатын-кызлар һәм балалар өчен аерым ифтар мәҗлесе дә үткәрде. Шул рәвешле авылның мөселман җәмгыяте кунакчыллыгын һәм ураза тотучылар турында кайгыртуын ассызыклады.

Ссылка на первоисточник
наверх