На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Evgenija Palette
    ЧТО ЭТО ЕЩЕ ЗА ВЫЛАЗКИ, ГДЕ ЭТО НИКОМУ НЕ НУЖНО? ГОВОРИТЕ НА ГОСУДАРСТВЕННОМ В РОССИИ, РУССКОМ ЯЗЫКЕ... Да и просто, ...Рөстәм Миңнеханов...
  • Николай
    А почему нет перевода?Рөстәм Миңнеханов...
  • Терехов Олег
    Хоть и не прочитал что написано один хрен ей доверия нетЭлла Памфилова Ка...

Татарстанда 126 мең пенсионерның иминият пенсиясе артты

Агымдагы ел башыннан Татарстанда яшәүче 126 меңнән артык кешенең иминият пенсияләре, гариза бирмичә генә, аларны караган өчен өстәмә түләүләр билгеләү исәбенә арттырылды. Бу хакта РФ Социаль фондының ТР буенча бүлеге хәбәр итә.

Бу 80 яше тулган 117 меңнән артык пенсионерга һәм 9 меңнән артык беренче төркем инвалидына кагылган.

Ел башында үткәрелгән индексацияне исәпкә алып, иминият пенсияләре өчен өстәмә - 1314 сум, ә дәүләт пенсия тәэминаты буенча пенсияләр өчен 1377 сум тәшкил итә. Шул ук вакытта, 2025 елдан башлап өстәмә түләү күләме пенсия тәртибендә индексацияләнәчәк.

«Элек пенсионерны караган өчен түләү беренче төркем инвалид яки 80 яшьтән өлкәнрәк пенсионерны тәрбияләгән эшләмәүче эшкә сәләтле гражданин гаризасы буенча билгеләнә иде. 2025 елның 1 гыйнварыннан өстәмә түләү Социаль фондның төбәк бүлеге тарафыннан автомат режимында, гариза бирмичә генә гамәлгә ашырыла. Хәзер олы кешене караучы турында мәгълүмат бирү таләп ителми», - дип шәрехләде үзгәрешләрне РФ Социаль фондының ТР буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.

Шуның белән бергә, тәрбияләүчеләргә бу чорлар шулай ук иминият стажы һәм олы кешене карауның тулы елына 1,8 күләмендә индивидуаль пенсия коэффициенты рәвешендә исәпкә алынырга мөмкин.

Моның өчен календарь елы тәмамлангач, РФ Социаль фондының ТР буенча бүлеге клиентлар хезмәтендә олы кешене карау чорын билгеләү турында гариза бирергә кирәк. Аерым яшәгән очракта, пенсионерның яисә аның законлы вәкиленең язмача расламасын күрсәтергә кирәк булачак.

Ссылка на первоисточник
наверх