На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Evgenija Palette
    Пошли на "Х"...  Пишите на ГОСУДАРСТВЕННОМ РУССКОМ ЯЗЫКЕ...!Омскида узучы мил...
  • Владимир Константинович
    Әйе, фронтовик язучыларны, бигрәк тә Фатих Кәрим кебекләрне истә тотарга кирәк.Әлфәт Закирҗанов ...
  • Evgenija Palette
    И СОТРУДНИЧЕСТВУ - КВОТЫ! Особенно после того, как изгонят их единоверцев ( а это будет скоро)... Эта ЭПОПЕЯ и для ни...Татарстан мөфтие:...

Путин Казанда БРИКС саммитында Си Цзиньпин белән очрашу уздырырга тәкъдим итте

Россия Кытай Халык Республикасы Рәисе Си Цзиньпинны Казанда БРИКС саммитында катнашыр дип көтә. Бу хакта РФ Президенты Владимир Путин белдерде, дип яза ТАСС.

Кытай Халык Республикасы Рәисе урынбасары Хань Чжэн белән очрашуда ул саммит барышында Кытай лидеры белән аерым очрашу оештырырга тәкъдим итте.

Фикер алышу Владивостокта Көнчыгыш икътисади форум кырларында узды.

«Килешенгәнчә, без БРИКС саммитында Кытай Халык Республикасы Рәисе Си Цзиньпин әфәндене көтәбез. Бу эш барышында ике яклы эшлекле очрашу да уздырырга тәкъдим итәм», - дип белдерде Владимир Путин.

Искәртик, саммит Казанда 22-24 октябрьдә узачак. Элегрәк билгеле булганча, Татарстан башкаласына халыкара вакыйгага 36 дәүләт башлыгы чакырылган.

 

Ссылка на первоисточник
наверх