На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Влад Бонд
    Что это!?Рөстәм Миңнеханов...
  • Evgenija Palette
    Пошли на "Х"...  Пишите на ГОСУДАРСТВЕННОМ РУССКОМ ЯЗЫКЕ...!Омскида узучы мил...
  • Владимир Константинович
    Әйе, фронтовик язучыларны, бигрәк тә Фатих Кәрим кебекләрне истә тотарга кирәк.Әлфәт Закирҗанов ...

1 гыйнвардан Россиядә бюджет өлкәсендә эшләүчеләрнең хезмәт хакы 13,2 процентка артачак

2025 ел башыннан Россиядә бюджет өлкәсе хезмәткәрләренең хезмәт хаклары 13,2 ппоцентка индексацияләнәчәк. Сүз социаль хезмәткәрләр, табиблар, укытучылар, мәдәният хезмәткәрләре һәм дәүләт хезмәткәрләренең башка категорияләре турында бара. Бу хакта Дәүләт Думасының Социаль сәясәт комитеты әгъзасы Светлана Бессарабка сылтама белән «РИА Новости» хәбәр итә.

Ул билгеләп үткәнчә, бюджет хезмәткәрләренең хезмәт хакларын арттыру кабул ителгән бюджетта каралган. Атап үтелгән белгечләрдән тыш, хезмәт хакын Роспотребнадзор, Росстандарт хезмәткәрләренә, урман хуҗалыклары хезмәткәрләренә, гадәттән тыш хәлләр министрлыгы белгечләренә дә күтәрәчәкләр.

Депутат билгеләп үткәнчә, бу үзгәрешләр судья, сенатор һәм депутатларга кагылмаячак.

Ссылка на первоисточник
наверх