13-16 март көннәрендә Казан шәһәрендә «Шәһәрләр лигасы» республика форумы узды, анда республиканың барлык почмакларыннан яшьләр иҗтимагый оешмалары вәкилләре җыелды. Форум кысаларында һәр шәһәр эшчәнлеген яклау үткәрелде, анда катнашучылар үзләренең инициативаларын, проектларын һәм казанышларын тәкъдим иттеләр.
Бу хакта «Әлмәт таңнары» яза.Киеренке көрәш нәтиҗәсендә «Әлмәт шәһәре студентлар лигасы»ның яшьләр бүлеге Түбән Кама, Чаллы, Алабуга, Бөгелмә, Лениногорск, Яшел Үзән, Чистай шәһәрләре арасында җиңү яулады.
«Бу бүләк - шәһәребезнең һәр студентының казанышы. Бары тик уртак тырышлыклар гына мондый югары нәтиҗәләргә ирешергә мөмкинлек бирә. Бу танылу гына түгел, ә алга барырга һәм шәһәребез студентларын тагын да үстерергә этәргеч», – диде Әлмәт шәһәре студентлар лигасы рәисе Айтбекова Жибек.
Свежие комментарии