На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Evgenija Palette
    И СОТРУДНИЧЕСТВУ - КВОТЫ! Особенно после того, как изгонят их единоверцев ( а это будет скоро)... Эта ЭПОПЕЯ и для ни...Татарстан мөфтие:...
  • Александр Павлов
    "Сотрудничество России с мусульманскими странами будет расширяться"-сотрудничеству-да, переселению нет.Марат Хөснуллин: ...
  • Evgenija Palette
    ЧТО ЭТО ЕЩЕ ЗА ВЫЛАЗКИ, ГДЕ ЭТО НИКОМУ НЕ НУЖНО? ГОВОРИТЕ НА ГОСУДАРСТВЕННОМ В РОССИИ, РУССКОМ ЯЗЫКЕ... Да и просто, ...Рөстәм Миңнеханов...

Әлмәт яшьләре «Елның иң яхшы яшьләр иҗтимагый оешмасы» премиясен алды

13-16 март көннәрендә Казан шәһәрендә «Шәһәрләр лигасы» республика форумы узды, анда республиканың барлык почмакларыннан яшьләр иҗтимагый оешмалары вәкилләре җыелды. Форум кысаларында һәр шәһәр эшчәнлеген яклау үткәрелде, анда катнашучылар үзләренең инициативаларын, проектларын һәм казанышларын тәкъдим иттеләр.

Бу хакта «Әлмәт таңнары» яза.

Киеренке көрәш нәтиҗәсендә «Әлмәт шәһәре студентлар лигасы»ның яшьләр бүлеге Түбән Кама, Чаллы, Алабуга, Бөгелмә, Лениногорск, Яшел Үзән, Чистай шәһәрләре арасында җиңү яулады.

«Бу бүләк - шәһәребезнең һәр студентының казанышы. Бары тик уртак тырышлыклар гына мондый югары нәтиҗәләргә ирешергә мөмкинлек бирә. Бу танылу гына түгел, ә алга барырга һәм шәһәребез студентларын тагын да үстерергә этәргеч», – диде Әлмәт шәһәре студентлар лигасы рәисе Айтбекова Жибек.

 

Ссылка на первоисточник
наверх