На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Юрий Гаврилов
    Читат,читал так и не понял ни хренаМәгариф министры ...
  • Дмитрий Зайцев
    И я о том же.Зилә Вәлиева: Тат...
  • Ингерман Ланская
    О как! оказывается тнв - это телеканалында, а смартфоны - билгеле булды... а все смартфоны булды? или некоторые тольк...«ТНВ» телеканалын...

Казанда 30 гыйнвар өчен температура рекорды куелды, тик кайбер шәһәрләрдә «эссерәк» булды

Казанда 2025 елның 30 гыйнварында температура +1,3 градуска кадәр күтәрелде. Бу көн өчен мондый күрсәткечләр 1999 елдан бирле теркәлмәгән, ул чагында һава температурасы +1,2 градус тәшкил иткән. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.

Шул ук вакытта, бу көнне кайбер шәһәрләрдә эссерәк булды.

Әйтик, Мәскәүдә температура +8 градуска кадәр күтәрелде, дип хәбәр итте башкала синоптигы Михаил Леус.

Шулай ук аның мәгълүматлары буенча Санкт-Петербургта һава +4,8 градуска кадәр җылынган.

«Бүген Мәскәү өлкәсенең Можайск һәм Коломна шәһәрләрендә дә җылылык рекордлары яңарды. Можайскида температура +4,5 градус (моңа кадәрге рекорд 2016 елда теркәлде - +3,7 градус), ә Коломнада +2,9 градус (2004 елда - +2,8 градус) тәшкил итте», - дип өстәде синоптик.

Элегрәк «Татар-информ» агентлыгы 29 гыйнварда температура рекорды буенча Казанны узып киткән шәһәрләрне атаган иде.

Ссылка на первоисточник
наверх