На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Evgenija Palette
    ТЕПЕРЬ УЖЕ ЖИДЫ СТАЛИ ПРОПОГАНДИРОВАТЬ ИСЛАМ...Россия ислам инст...
  • Андрей Зарубкин
    Разве татары в России не знают русский язык?Ләйлә Фазлыева Та...
  • Андрей Зарубкин
    Здесь общаются на русском языке!Рөстәм Миңнеханов...

«Яңарыш»: Тубылдагы «Кошкай» фольклор ансамбленең уңышлары горурланып сөйләрлек

Төмәннең «Яңарыш» газетасында «Кошкай» ансамбле җиңү яулады» дигән язма чыкты.

«Төмән өлкәсендә татар мәдәнияте көннәре» кысаларында узган ХХХIV өлкә иҗади конкурста «Кошкай» фольклор ансамбле I урынга чыкты. Ансамбльдә җырлаучы мәктәп укучылары Сафина Мәмәтова, Нелли Дашкова, Әминә Сәитова, Ләйлә Иманова мактауларга лаеклы, тырыш кызлар.

Җырчыларыбызны һәм аларның җитәкчеләре Зөһрә Тимергалиеваны ихлас күңелебездән котлыйбыз. Шәһәрнең В.Неймышев исемендәге 16 нчы урта белем бирү мәктәбендә безнең балаларны татарча җырларга, татар моңнарын бөтен күңелләре белән аңларга өйрәткән укытучыга киләчәктә дә уңышлар телибез.

Зөһрә Тимергалиева дәресләрендә татар халкының мәдәнияте, традицияләре белән таныштыра. Үзе ярдәмчел, балаларга игътибарлы, сабыр, милләт җанлы кеше. Зөһрә Сифхәт кызы җитәкчелегендә безнең кызлар халык җырларын да өйрәнәләр. «Бас кызым, Әпипә», «Ай җаный, вай җаный» һ.б. «Кошкай» ансамбленең уңышлары горурланып сөйләрлек. Ансамбльгә 3 ел гына булса да, алар төрле бәйгеләрдә катнашып җиңү яуладылар. Быел өлкә милли иҗади һәм сәнгать фестиваль-бәйге «Салават күпере»ндә катнашып өченче урын лауреат дипломына лаек булдылар. Алар шәһәр күләмендә узган «Дуслык такыясы» балалар иҗат фестивалендә дә сынатмадылар. «Кошкай» өченче дәрәҗәдәге диплом белән бүләкләнде. Быел «Кошкай» ансамбле һәм җитәкчеләре Төмән өлкәсенең мәгариф һәм фән департаментының, Тубыл шәһәренең мәгариф департаментының дипломнарын да алдылар.

Зур рәхмәтләребезне тырыш укытучылар Зөһрә Тимергалиевага, хореограф Елена Шаһбановага, укучыларга, аларның ата-аналарына белдерәбез.

16 нчы мәктәп каршында оештырылган «Кошкай» ансамблендә җырлаучы Сафина Мәмәтова биергә дә ярата. Ул А.Алябьев исемендәге сәнгать мәктәбендә дә белем ала. Монда мәктәп укучылары яраткан ансамбльләре «Бреэвис»та биергә өйрәнәләр, төрле милләтләр мәдәнияте белән танышалар.

Укытучылары Наталья Балицкая җитәкчелегендә октябрь аенда Тубыл шәһәре себер-татар мәдәният үзәгендә узган ХI «Святкова круговерть» украина халкы иҗаты фестивалендә катнаштылар. «Брэвис» ансамбле беренче дәрәҗәдәге Лауреат дипломы белән бүләкләнде. Тамашачыларның күңелләренә шатлык алып килгән балаларның чыгышларын тубыллылар җылы каршы алдылар. Нәни артистларны илһамландыручы җитәкчеләренә чиксез рәхмәтләребезне белдерәбез. Сез үз эшегезнең осталары. Биергә, җырларга яраткан укучыларга иҗади уңышлар телик».

 

Читайте нас:

Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru

ВК - https://vk.com/tatarinform

Телеграм - https://t.me/iatatarinform

YouTube - https://www.youtube.com/user/tatarinform/

 

Ссылка на первоисточник
наверх