Дәүләт Думасы депутаты Игорь Антропенко («Бердәм Россия») махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның хатыннарына гаилә психологларына бушлай йөрергә мөмкинлек бирергә тәкъдим итте. Бу хакта РИА Новости яза.
«Бүгенге көндә илдә махсус хәрби операция ветераннары гаиләләрендә аерылышулар саны арта.
Махсус операциядә катнашучылар травматик синдром кичерә, шул сәбәпле, ир белән хатын арасындагы аңлашылмаучанлык туа, нәтиҗәле психологик ярдәм, шулай ук алар өчен ресоциализацияләүнең гомуми системасы кирәк. Киләчәктә бу проблемаларның масштабы үсәргә генә мөмкин. Гаилә пары каршылыкларны мөстәкыйль рәвештә хәл итә алмавы аңлашылгач, гаилә психологын бушлай узарга тәкъдим итәм», - диде ул РИА Новостига.Депутат махсус хәрби операциядән кайтучылар өчен тыныч тормышка кайту - алар һәм аларның якыннары өчен катлаулы процесс һәм сынау, дип билгеләп үтте.
«Аларга махсус ярдәм кирәк», - дип ассызыклады Антропенко.
Депутат өстәп әйткәнчә, көнкүреш һәм юридик планда инде дәүләт тарафыннан ярдәм күрсәтелә, шул исәптән эшкә урнашырга булышалар.
«Әмма без адаптацияләүнең психологик процессын кулдан ычкындырабыз, аны кеше һәрвакытта да чит кеше ярдәменнән башка җиңеп чыга алмый», - дип ассызыклады парламентарий.
Свежие комментарии