Россия Дәүләт Думасы Рәисе урынбасары Анна Кузнецова Россия Федерациясе Саклану министрлыгы Казан хәрби госпиталендә булды.
Казан хәрби госпитале башлыгы Дамир Ижбердиев депутатка хәрбиләргә сәламәтлекләрен кайтарырга ничек ярдәм итүләре турында сөйләде. Ул Анна Кузнецовага хастаханә буйлап экскурсия үткәрде.
Исегезгә төшерик, элегрәк Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Анна Кузнецова белән очрашты. Алар туучылар санын арттыру, гаилә институтын һәм гаилә кыйммәтләрен ныгыту буенча төбәк программасын гамәлгә ашыру барышы турында фикер алышты. Әңгәмәдәшләр шулай ук махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм күрсәтү чаралары турында сөйләште.
Моңарчы Россия Президенты каршындагы Бала хокуклары буенча элеккеге вәкаләтле вәкил шулай ук Казан Богородица ирләр монастыренда булды.
Свежие комментарии