На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Evgenija Palette
    ГОВОРИТЕ, ГАДЫ, НА ГОСУДАРСТВЕННОМ ЯЗЫКЕ, ПРИНЯТОМ В РОССИИ... ВЫ НАМ И НА "Х" НЕ НУЖНЫ. У ВАС ЕСТЬ ВСЕ СВОЕ, В ТОМ Ч...Татарстан космона...
  • вера курьянова (гончарова)
    Уже   и тут не по-русски пишут, скоро  ничего прочесть не сможем, и это нормально?Донецкида республ...
  • Анатолий Ишимбаев
    Пиши по русски кутакМарат Галиев: Зак...

Түбән Кама «Җиңү юллары» акциясе кысаларында Мәскәү делегациясен кабул итте

Түбән Камада «Җиңү юллары» патриотик акциясе кысаларында ветераннар иҗтимагый оешмалары һәм Россия башкаласының иҗтимагый элемтәләр һәм яшьләр сәясәте комитеты әгъзалары составында Мәскәү делегациясе булып китте. Традицион патриотик акция Бөек Ватан сугышы геройлары хәтерен саклауга һәм Ватан тарихын бозуга каршы торуга юнәлдерелгән.

Бу хакта https://tat.e-nkama.ru/ сайтында хәбәр ителә.

Делегацияне Җиңү монументы янында мэр урынбасары Марина Камелина, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илдар Рамазанов, Түбән Кама муниципаль районы Ветераннар советы рәисе, Хәрби кардәшлек вәкилләре һәм башкалар каршы алды. Чара катнашучылары солдатларыбыз һәм тыл хезмәтчәннәребез батырлыгы истәлегенә Мәңгелек утка чәчәкләр салды. Делегация шулай ук сугышчы-интернационалистларга багышланган мемориаль комплекста булды.

«Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына муниципалитет дәрәҗәсендә дә, республика дәрәҗәсендә дә программалар бик күп. Һәр төбәктә ниндидер үз акцияләре һәм программалары бар. Хәзер «Җиңү юллары» акциясе кысаларында безгә Мәскәү делегациясе килде. Хәтерлибез, якташларыбызның тылда һәм фронтта күрсәткән батырлыклары белән горурланабыз», – дип билгеләп үтте Григорий Китанов.

Марина Камелина кунакларга яшьләргә патриотик тәрбия бирү буенча җирле акцияләр, махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм һәм геройлар истәлеген мәңгеләштерү чаралары турында сөйләде. Моннан тыш, кунакларны шәһәр инфраструктурасы, иҗтимагый киңлекләрне төзекләндерү һәм тулаем алганда Түбән Каманың ни белән яшәве кызыксындырды.

Соңыннан кунаклар Г.Тукай исемендәге үзәк китапханәдә булды, анда учреждение хезмәткәрләре белән истәлекле сугышлар һәм кораллы конфликтлардагы батырлыклар турындагы китаплар белән алмаштылар.

 

Ссылка на первоисточник
наверх