На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Влад Бонд
    Что это!?Рөстәм Миңнеханов...
  • Evgenija Palette
    Пошли на "Х"...  Пишите на ГОСУДАРСТВЕННОМ РУССКОМ ЯЗЫКЕ...!Омскида узучы мил...
  • Владимир Константинович
    Әйе, фронтовик язучыларны, бигрәк тә Фатих Кәрим кебекләрне истә тотарга кирәк.Әлфәт Закирҗанов ...

Татарстанда 50 меңнән артык бала бушлай юллама алачак

2025 елда Татарстанда 50 меңнән артык бала җәйге сәламәтләндерү лагерьларына бушлай юллама алачак. Алар тулысынча республика бюджеты хисабына түләнә, дип хәбәр итте ТР яшьләр эшләре министры урынбасары Денис Лулаков.

«Ташламалы категорияләр - авыр тормыш хәлендәге һәм социаль яктан куркыныч хәлдә булган балалар - муниципаль, палаткалардан торган, хезмәт һәм ял лагерьларында һәм мәктәп яны лагерьларында ял итәчәк.

ТР Рәисе ярдәме белән быел республика бюджетыннан мобилизацияләнгән гражданнарның балаларын (алар 7 меңнән артык) ялын оештыруга өстәмә акча бүлеп бирү турында карар кабул ителде», – дип искәртте ул.

Сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балаларның ялы өчен һәр лагерьда 3 процент юллама броньланган. Быелгы сәламәтләндерү кампаниясендә 550 бала «Менталь сәламәтлек» программасы буенча ял итәчәк. 2025 елда сәламәтлек мөмкинлекләре чикле 3 мең баланың ялын оештыру ниятләнә.

Ссылка на первоисточник
наверх