Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы һәм Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитеты Татарстанда транспорт хезмәте күрсәтү һәм юл хуҗалыгы өлкәсендә үзара хезмәттәшлек турында беренче килешү төзеде. Документ бу юнәлешләрдә инновацион практикаларны гамәлгә кертү буенча сынау проектын башлап җибәрә.
Бу хакта https://tat.e-nkama.ru/ сайтында хәбәр ителә.KazanForum мәйданчыгында Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Радмир Беляев һәм ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов үз имзаларын куйды.
Килешүнең төп юнәлешләре:
• 2030 елга кадәр автобусларны яңарту программасын кертү;
• шәһәрнең трамвай инфраструктурасын модернизацияләү;
• шәһәр яны тимер юл транспортының тукталыш платформаларын капиталь ремонтлау һәм төзү программасын кертү;
• гомуми файдаланудагы юлларда өч еллык юл эшләре программасын кабул итү;
• цифрлы трансформация элементларын куллану.
«Бу – безнең район өчен генә түгел, бөтен Татарстан өчен тарихи адым. Яңа технологияләр, яңартылган транспорт һәм заманча юллар кешеләрнең тормыш сыйфатын яхшырту өчен нигез булачак. Сынау проекты уңышлы булыр һәм бөтен республика буенча таралыр дип ышанабыз. Түбән Кама халкы комплекслы үзгәртеп коруларның өстенлекләрен беренчеләрдән булып бәяли алачак, моның өчен Татарстан Хөкүмәтенә рәхмәтлебез», - дип билгеләде Радмир Беляев.
Килешү уңайлы һәм технологик транспорт мохите булдыруга юнәлдерелгән озак вакытлы хезмәттәшлеккә нигез сала.
Свежие комментарии