Татарстанлылар махсус хәрби операция зонасында хәрби хезмәт авырлыкларына каршы тора, ихтыяр көченең ныклыгын күрсәтә. Бу хакта Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов ТР Дәүләт Советына 2026 елга юлламасы белән мөрәҗәгатендә ассызыклады.
Ул 2025 елда Россиядә Бөек Җиңүнең 80 еллыгы билгеләп үтелгәнен искәртте.
Нәкъ 80 ел элек кебек үк, безнең хәрбиләрнең Баш Командующий җитәкчелегендә нацизмга каршы көрәшеп, илнең суверенитеты сагында торуларын билгеләп үтте. 2025 ел Ватан Сакчысы елы булганын искәртеп узды.«Махсус хәрби операциядә алгы сызыкта меңләгән татарстанлылар Бүген аларның кайберләре бүгенге залда. Сезнең алда баш иябез, сезгә тирән рәхмәтемне белдерәм», – дип Миңнеханов аларның басып күренүләрен сорады.
Читайте нас:
Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru
ВК - https://vk.com/tatarinform
Телеграм - https://t.me/iatatarinform
Свежие комментарии