На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • valeri bolgov
    Меня одолевают не приятные сомнения, почему на русском сайте статьи на татарском языке. Это что, татарский сайт или в...Бөтенроссия авыл ...
  • Анна Эржибова
    Пора учить татарский,кроме башки мастер ничего не понялаРоберт Миңнуллин ...
  • Андрей Зарубкин
    Здесь общаются на русском языке!Талия Миңнуллина ...

Миңнеханов Петербург форумында Цивилев белән «ЭНЕРГОПРОМ» форумын үткәрү турында сөйләште

ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов Петербург халыкара икътисади форумында РФ энергетика министры Сергей Цивилев белән очрашты.

ТР Рәисенең матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр иткәнчә, яклар 2026 елда «ЭНЕРГОПРОМ» Казан халыкара энергетика форумын оештыру һәм үткәрү, шулай ук Татарстанда энергогенерацияне модернизацияләү проектларын гамәлгә ашыру мәсьәләләре хакында фикер алышкан.

Элегрәк Татарстанда дөнья дәрәҗәсендәге яңа җиңел атлетика манежы төзеләчәге һәм республиканың Россия онлайн-сервисларында милли контентны алга этәрәчәге билгеле булган иде. Петербург халыкара икътисади форумының икенче көнендәге килешүләр әнә шундый.

 

Читайте нас:

Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru

ВК - https://vk.com/tatarinform

Телеграм - https://t.me/iatatarinform

YouTube - https://www.youtube.com/user/tatarinform/

 

Ссылка на первоисточник
наверх