Пенза шәһәрендә «Глобаль халыкара таләпләр шартларында гражданлык-хокукый аңны формалаштыруда һәм традицион Россия рухи-әхлакый кыйммәтләрен саклауда дини оешмаларның роле» конференциясе булды. Чараны Пенза өлкәсе Хөкүмәте ярдәмендә Пенза өлкәсе мөселманнарының Үзәкләшкән Диния нәзарәте оештыра, дип хәбәр итә Татарстан Диния Нәзарәте матбугат хезмәте.
Мәртәбәле кунаклар арасында Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин да бар. Аны Казан казые, Диния нәзарәтенең Голәмәләр шурасының гыйльми сәркатибе Булат хәзрәт Мөбәрәков озатып йөри. Форумда катнашучылар арасында төрле дини оешмаларның рәсми вәкилләре, җәмәгать эшлеклеләре, дәүләт структуралары хезмәткәрләре һәм галимнәр бар.
Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин конференцияне Коръән укып ачып җибәрде. Ул шулай ук конференция кунакларын Татарстан мөселманнары исеменнән сәламләде. Үз чыгышында Камил хәзрәт фәнни-дини җыелышның мөбарәк Мөхәррәм аеның һәм Һиҗри буенча яңа 1447 елның беренче көнендә ачылуына игътибар итте. Ул Мөхәррамның һәртөрле низаглар һәм сугышлар тыелган ай икәнлеген, бу айда гыйбадәтләрне арттыру һәм әхлагыбызны яхшырту зарурлыгы барлыгын әйтте. Ә 1447 ел тарихка сөекле Пәйгамбәребезнең (с.г.в.) тууына 1500 ел тулу белән кереп калачак, диелә хәбәрдә.
«Бу бөек дата бар кешелек өчен Аллаһның Илчесе Мөхәммәд (с.г.в.) сөннәте бүгенге көн белән аваздаш һәм заман куйган барлык таләпләргә каршы карарлары бар!». Пәйгамбәребезнең (с.г.в.) зирәклегенә һәм аның мисалына иярү халыклар арасында милләтара һәм динара тынычлыкны, татулыкны ныгытыр иде, җәмгыятьтә социаль гаделлекне һәм үзара хөрмәтне арттырыр иде», – диде Камил Сәмигуллин.
Камил хәзрәт, бу сүзләрен раслап, сөннәттән төрле дин вәкилләре арасында тыныч мөнәсәбәтләр урнаштырырга өйрәтүче төрле мисаллар китергән. «Мөселманнар, Мәдинәгә килеп урнашкач, җирле яһүдләр һәм башка мөселман булмаган кавемнәр белән мәшһүр Мәдинә килешүен төзи. Бу килешүдә гадел мөнәсәбәтләр билгеләнгән: барлык яклар да, диненә яки нәселенә карамастан, тату яшәргә тиеш булган», – дип сөйләде. Мөфти шулай ук Һиҗрәттән мөселманнар алырга тиешле дәресләрнең дин кардәшләреңә ярдәм итү, искиткеч түземлек, сынаулар һәм авырлыклар алдында чыдамлылык белән бәйле булуын билгеләп үтте, дип хәбәр итә матбугат хезмәте.
- Бүгенге конференциядә катнашучылар дәүләт һәм диннәр арасындагы диалог белән бәйле төп проблемалар һәм аның чишелеше, диннәр арасындагы багланышлар, радикаль идеологияләр таралу проблемалары һ.б. кагылышлы темалар турында фикер алыша. Конференциянең максаты – җәмгыятьнең төрле катламнары арасында диалогны ныгыту һәм үзгәреп торучы халыкара вазгыять шартларында уртак карарлар кабул итү.
Читайте нас:
Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru
ВК - https://vk.com/tatarinform
Телеграм - https://t.me/iatatarinform
Свежие комментарии