На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Александр Антошин
    А что , канал уже постепенно переходит на татарский язык ?«Елмай» паркында ...
  • Николай
    А почему перевода нет? ФСБ-шники, вы куда смотрите? Тут террористы свои планы обсуждают, а вы и ухом не ведёте.Төмән өлкәсендәге...
  • Татьяна Рублева
    твоя моя не понимает!Татарстанда кешел...

Рөстәм Миңнеханов Йошкар-Олада Федераль Сабантуйны ачты

Марий Эл республикасы Йошкар-Ола шәһәрендә XXIV Федераль Сабантуй башланып китте. Бәйрәм кунакларын Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов сәламләде.

«Чын күңелдән безнең иң яраткан Сабантуй бәйрәме белән котлыйм. Сабантуй ул – дуслык бәйрәме, без монда барыбыз да туганнар. Монда яхшы әзерлек дәрәҗәсе күрдек.

Чын күңелдән җитәкчелек, җирле хакимият, ТР Мәдәният министрлыгы, Татарстанны тәкъдим итүче Түбән Кама районына зур рәхмәт. Дөньялар тыныч, эшләребез уң булсын», - диде Татарстан Рәисе.

Федераль Сабантуйда Марий Эл республикасы районнары үз мәйданчыкларын тәкъдим иттеләр. Шулай ук, бәйрәмдә илнең 70 төбәгеннән 500 делегат җыелган.

Марий Эл республикасы башлыгы Юрий Зайцев бәйрәм кунакларын мари җирендә каршылауга шат булуын әйтте.

«Бүген без ике милләтнең, шуннан чыгып бөтен илнең берләшүен күрдек. Безнең ил башкалардан шуның белән аерыла. Чын күңелдән сезне бәйрәм белән котлыйм. Бүген ул чыннан да Татарстанда, Марий Элда яшәүче халыкларның бердәмлек бәйрәме. Сезгә тынычлык, шатлык телим», - диде Юрий Зайцев.

 

Ссылка на первоисточник
наверх