На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Grandad
    О, уже и на казахском языке стали публиковать на русскоязычном сайте!Аксубайның Кече С...
  • Evgenija Palette
    Вам уже было СКАЗАНО - ГОВОРИТЬ НА ГОСУДАРСТВЕННОМ ЯЗЫКЕ РОССИИ... И пошли на Х со своим татарским птичьим чириканьем...Композитор Алсу А...
  • виктор школин
    А почему не на русском?Мөслимдә язучы Ро...

Рөстәм Миңнехановка нефть химиясе яңа продуктларын тәкъдим иттеләр

Бүген Татарстан Министрлар Кабинетында «Татнефтехиминвест-холдинг»ның чираттагы утырышында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановка нефть һәм химия сәнәгатенең өр-яңа эшләнмәләрен тәкъдим иттеләр. Беренче проект целлюлозадан ясалма сүсләр җитештерүнең яңа экологик чиста чылбырын эшләү булды.

Докладчы билгеләп үткәнчә, Россиядә үсемлекләрдән химик эшкәртелә торган целлюлоза җитештерү призводствосы юк - соңгы шундый завод 5 ел элек ябылган.

Казан энергетика университеты мобиль водород ягулык салу станциясен тәкъдим итте. Югары уку йортының беренче проректоры Александр Леонтьев сүзләренчә, аңа эшләү өчен бары тик электр һәм су гына сузарга кирәк. Нәтиҗәдә 400 атмосфера басымы астында водород транспортына ягулык салу өчен чиста водород килеп чыга.

«Водород темасы бик перспективалы, бигрәк тә фәндә яңа хәрәкәтләрне исәпкә алып. Фән бу теманы алга этәрәчәк», - дип шәрехләде Миңнеханов.

Тагын бер проект «Әхмәдуллиннар» фәнни-техник үзәге булды, ул микротоннажлы химиянең яңа продуктларын булдыру белән шөгыльләнә. Өстәвенә, бу продуктларның барысы да Россиядә җитештерелми. Соңгы итеп полимер материаллар тәкъдим ителде, өстәвенә материалның үзен булдырудан алып, теләсә нинди катлаулылыктагы продуктка кадәр.

 

Ссылка на первоисточник

Картина дня

наверх