Машина төзүчеләр көненә багышланган тантаналы чара Чаллының Орган залында узды. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, республика сәнәгатьтә алдынгы урыннарда тора, аның турында Россиядә дә, чит илләрдә дә яхшы беләләр. Аның сүзләрен ТР Рәисе матбугат хезмәте китерә.
Ул машина төзелеше комплексы хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады һәм Татарстанда әлеге тармакка караган 3 меңнән артык предприятие эшләвен хәбәр итте, аларда 135 меңнән артык кеше хезмәт куя.
Санкция басымнарына карамастан, коллективлар яңа эшләнмәләр кертә һәм җитештерелә торган продукция күләмен арттыра.Агымдагы елның 7 ае йомгаклары буенча төяп озатылган продукция күләме 1 трлн сумнан артып киткән. Бу чорда 26 меңгә якын автотранспорт чарасы, 2 мең берәмлектән артык авыл хуҗалыгы һәм юл-төзелеш техникасы, 1,4 млн берәмлектән артык көнкүреш техникасы җитештерелгән.
Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, бу күрсәткечләргә завод коллективларының көндәлек хезмәте белән ирешелгән. Аларның эше нәтиҗәсендә Татарстан Россия субъектлары арасында сәнәгать сәясәтен гамәлгә ашыруның нәтиҗәлелеге рейтингында беренче урынны алып тора.
Ул РФ Президенты Владимир Путинга, Россия Хөкүмәтенә һәм Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгына республика предприятиеләренә даими игътибар һәм ярдәм күрсәткәннәре өчен рәхмәт белдерде. Рөстәм Миңнеханов Татарстан сәнәгатенең Бөек Ватан сугышы елларындагы өлеше турында искәртте, ул вакытта предприятиеләр фронтка 600 төрдән артык корал һәм сугыш кирәк-яраклары җибәреп торган.
Ул билгеләп үткәнчә, хезмәт батырлыгы турындагы истәлек федераль дәрәҗәдә дә мәңгеләштерелә: 2025 елда Яшел Үзәнгә «Хезмәт батырлыгы шәһәре» исеме бирелде.
Республика башлыгы тармакның күренекле эшлеклеләре турындагы хәтерне саклауга аерым игътибар бирде.
Августта Казанда Казан моторлар төзү берләшмәсе җитәкчесе Александр Павловның барельефы, шулай ук Борис Тихомиров скверы һәм сыны ачылды.Миңнеханов тарихи хәтерне саклау сәнәгать культурасының мөһим өлеше һәм киләчәк казанышларның нигезе булып тора, дип ассызыклады.
Республика Рәисе билгеләп үткәнчә, Татарстанның оборона-сәнәгать комплексы предприятиеләре дәүләтнең стратегик бурычларын үтәүне тәэмин итеп, интенсив режимда эшләвен дәвам итә. Заводлар ике-өч сменада эшли.
Читайте нас:
Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru
ВК - https://vk.com/tatarinform
Телеграм - https://t.me/iatatarinform
Свежие комментарии