На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

Миңнеханов Халыклар бердәмлеге, ТР Конституциясе көннәрендә тәртипне тәэмин итәргә кушты

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ТР Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә төбәкнең район һәм шәһәр башлыкларына Халыклар бердәмлеге көне һәм Татарстан Республикасы Конституциясе көненә багышланган бәйрәм чараларын югары дәрәҗәдә оештырырга, аларда шәхсән катнашырга һәм, иң мөһиме, иминлек чараларын тәэмин итәргә кушты.

Бу хакта төбәк җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Киләсе атнада безне берничә мөһим вакыйга көтә. 4 ноябрьдә күпмилләтле илебез Халыклар бердәмлеге көнен билгеләп үтәчәк. Бу - Россия халкының бердәмлеген һәм рухи көчен күрсәтә торган үзенчәлекле дата», – дип белдерде ТР Рәисе.

Шул ук вакытта, Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, Халыклар бердәмлеге көнен бәйрәм итү «нәкъ менә бүген, махсус хәрби операция барган вакытта һәм дошманнар безнең бердәмлекне какшату омтылышларын дәвам иткәндә аеруча зур әһәмияткә ия».

6 ноябрьдә татарстанлылар 1992 елда кабул ителгән республика Конституциясе көнен билгеләп үтәчәк. «Татарстанның төп законы ул катлаулы чорда төрле карашлы кешеләрне берләштерде, хакимият һәм иҗтимагый мөнәсәбәтләр системасын формалаштырды, ә бүген ул безнең алга баруыбызның ныклы нигезе булып тора», – дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.

«Татарстан Конституциясендә беркетелгән нормалар һәм принципларны, гражданинның хокукларын һәм бурычларын үтәү - һәркемнең бурычы», - дип басым ясады ТР Рәисе.

 

Читайте нас:

Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru

ВК - https://vk.

com/tatarinform

Телеграм - https://t.me/iatatarinform

YouTube - https://www.youtube.com/user/tatarinform/

 

Ссылка на первоисточник
наверх