Түбән Кама Советы Аппаратының элеккеге җитәкчесе Алинә Хәбибуллина Казанга эшкә күчте. «Казан командасы» телеграм-каналында шулай диелә.
«Алинә Хәбибуллина Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары хакимияте Аппараты җитәкчесе итеп билгеләнде», - диелә хәбәрдә.
Хәбибуллина берничә ел дәвамында Казан шәһәр иҗтимагый үзәген җитәкләгән иде.
2024 елның февраленнән ул яңа вазифага билгеләнгәнче Татарстанның Түбән Кама муниципаль районы Советы Аппаратында эшләде.
Свежие комментарии