На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Владимир
    И что это было??? Все 150 национальностей России должны разбираться в татарском языке???? Не очень ли круто татары вы...Камил хәзрәт еллы...
  • Александр Пятнистый
    так ты и вали сама отсюда. Это татарский сайт, и язык-татарскийБолгарда балалар ...
  • Владимир Рогожин
    Что за секретность?Для русских что то пакостное готовите?Геннадий Емельяно...

Әстерханнан Мөслим хәзрәт Юнысов: Хәзер диндә милләтне сакларга мөмкинлек юк

Әстерхандагы «Ак мәчет»нең наиб хатыйбы, татар активисты Мөслим Юнысов өлкәдә татар теле юкка чыгып баруы турында сөйләде.

«Миңа калса, бездәге иң мөһим проблема – тел мәсьәләсе, чөнки Әстерханда тел юкка чыгып бара. Шәһәрдә яшәүче татарлар татарча сөйләшми. Татарча сөйләшүчеләр – 50 яшьтән өлкәннәр.

Авыллардагы татарча сөйләшүче балаларны санар өчен бер кулның бармаклары да җитә. Бездә ике татар оешмасы бар: Бөтендөнья татар конгрессы канаты астындагы «Дуслык» һәм милли-мәдәни автономия. Аларның эшләре күбесенчә бию, җырлау, Сабантуй шул. Әйе, алары да кирәк, тик тел мәсьәләсе белән шөгыльләнмиләр, кызганыч», – дип сөйләде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Аның сүзләренчә, мәчеткә йөрүчеләрнең дә күпчелеге татарлар түгел, шуңа анда телне саклау мөмкинлеге юк.

«Элек Әстерхандагы мәчеткә күбесенчә татарлар йөри иде. Хәзер башка милләтләр күбрәк. Шуңа диндә милләтне сакларга мөмкинлек хәзер юк. Мәчетләрдә имамнар татарлар, вәгазьләр русча сөйләнә. Яшь татар имамнары да бар, тик телне белмиләр. Никах яки исем кушу мәҗлесендә татарча вәгазь сөйли башлыйсың икән, кунакларның яртысы сине аңламый. Әле үзләре русча сөйләвемне сорый, чөнки татар телен белмәгән туганнары килгән. Мин инде кайвакыт: «Үпкәләмәгез, мин татарча сөйлим», – дип тә әйтәм. Безгә шул мәҗлесләрдә генә татарча сөйләшергә калды, әле анда да мөмкинлек ябыла», – диде ул.

 

Ссылка на первоисточник

Картина дня

наверх