Татарстан Кинематографистлар берлегенең 45 еллыгына матбугат конференциясе вакытында билгеләүләренчә, экранизация аша әдәбиятыбызның байлыгын исбатлаган. Бу турыда кинодраматург, ТР атказанган сәнгать эшлеклесе Мансур Гыйләҗев әйтте.
«Кинематограф татар әдәбияты классикасына беренче адымнар ясаган процессны хәтерлибез.
Экранизация аша әдәбиятыбыз байлыгын исбатладык. Киноның прокатка чыгуы уңышын да билгеләү мөһим. Әлеге вакытта балалар һәм гади халык өчен кирәкле булган кинолар төшерүгә дә басым ясау дөрес булачак. Уңышлы итеп прокат булдырыйк» – дип сөйләде ул.Шулай ук ТР Кинематографистлар берлеге идарәсе рәисе урынбасары Виктор Клячкин, Казан кинохроникасы студиясе тарихы әһәмиятен билгеләде.
«Казан кинохроникасы студиясе узган гасырның 32 елыннан ук башлангыч алган. Әлбәттә, аның эшенә илдә барган вакыйгалар, Бөек Ватан сугышы да үзгәрешләр керткән. Шуннан эшчәнлеген туктатып торгач та, 1961 елда халыкка хезмәтен башлап җибәргән. Һәм 1980 елга студия «На Волге широкой» 36 киножурнал җитештерү процессына ирешкән. Шулай ук елларда бик күп документаль фильмнар һәм Идел буе халыклары телләрендә кинолар булдырган. Киностудия бөтен Советлар Союзына эшләгән», – диде ул.
Махсус хәрби операция зонасыннан кинолар булдыру, Татарстан киноиндустриясе белгечләренең командировкалары турында Олег Суров сөйләде.
«Без махсус хәрби операция зонасында 2023 елда төшерә башладык. Бик күп тапкыр бирегә командировкаларга бардык. Махсус рәвештә, төрле ел фасылларында бардык. Менә апрель аенда тагы да Татарстан шефлыкка алган Лисичанск шәһәренә кузгалмакчыбыз. Без телевидение кебек түгел, ә бөтен хәл-вакыйгаларны кинодокументалистика ягыннан күзаллап төшерәбез. Инде берничә фильмыбыз прокатка да чыкты. Әле менә «Голос из колыбели» кинобыз чыгарылуга әзерләнә. РФ Мәдәният министрлыгыннан «Талантливая Оля» дигән кино төшерүгә заказ алдык», – ди ул.
Свежие комментарии