На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Дмитрий Зайцев
    И я о том же.Зилә Вәлиева: Тат...
  • Ингерман Ланская
    О как! оказывается тнв - это телеканалында, а смартфоны - билгеле булды... а все смартфоны булды? или некоторые тольк...«ТНВ» телеканалын...
  • Александр Антошин
    А что , канал уже постепенно переходит на татарский язык ?«Елмай» паркында ...

Васильевода яшәүче 15 яшьлек кыз ТР Рәисен сайлау хокукын 14 яшьтән бирергә тәкъдим итте

Васильево бистәсендә яшәүче 15 яшьлек кыз паспорт алганнан соң ТР Рәисен сайлау хокукын бирергә тәкъдим итте. Бу хакта Татарстанның Яшел Үзән районы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Анастасия Дятлова Васильевоның 2нче лицеенда урнашкан 1558нче участокка килде һәм тавыш бирүдә катнашу мөмкинлеген ачыклады.

Сайлау хокукы 18 яшьтән генә бирелүен ишеткәч, кызның башта кәефе кырылган, ә аннары ул үз инициативасын тәкъдим иткән.

«Әгәр кешенең РФ гражданины паспорты бар икән, аның сайлауда катнашу мөмкинлеге булырга тиеш дип саныйм. Без, яшьләр, Татарстан Республикасын олылардан ким яратмыйбыз һәм безнең тавышыбыз да исәпкә алынуын телибез», - дип белдерде кыз елмаеп.

Бүген, 14 сентябрьдә, Татарстанда Бердәм тавыш бирү көне уза. Республика халкы Татарстан Рәисен сайлый. Шулай ук 18нче Мәләкәс округы буенча Дәүләт Советы депутаты һәм 7,5 меңнән артык муниципаль депутат сайлана.

Татарстан Рәисен сайлауда дүрт кандидат катнаша (алфавит тәртибендә): Рөстәм Миңнеханов («Бердәм Россия»), Хафиз Миргалимов (КПРФ), Виталий Смирнов («Социаль гаделлек өчен Россия пенсионерлар партиясе») һәм Руслан Йосыпов (ЛДПР).

Муниципаль сайлауларда катнашучыларның рекордлы саны теркәлгән – 11,4 меңнән артык кандидат. Алар арасында төп партияләр вәкилләре һәм үз-үзен тәкъдим итүче буларак катнашучы 2,6 меңнән артык кеше бар.

Татарстанда тавыш бирү өчен 2752 участок ачылды. Участоклар 7:00 сәгатьтән 20:00 сәгатькә кадәр эшләячәк.

«ТНВ-Татарстан» һәм «ТНВ-Планета» телеканалларында 14 сәгатьлек «Мин яратам сине, Татарстан!

» телемарафоны уза. Ул 22:00 сәгатькә тәмамланачак.

 

Читайте нас:

Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru

ВК - https://vk.com/tatarinform

Телеграм - https://t.me/iatatarinform

YouTube - https://www.youtube.com/user/tatarinform/

 

Ссылка на первоисточник
наверх