На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Влад Бонд
    Что это!?Рөстәм Миңнеханов...
  • Evgenija Palette
    Пошли на "Х"...  Пишите на ГОСУДАРСТВЕННОМ РУССКОМ ЯЗЫКЕ...!Омскида узучы мил...
  • Владимир Константинович
    Әйе, фронтовик язучыларны, бигрәк тә Фатих Кәрим кебекләрне истә тотарга кирәк.Әлфәт Закирҗанов ...

Актаныш районы башлыгы чыгарылыш сыйныф укучыларын котлады

Актанышның Әлфия Авзалова исемендәге район мәдәният йортында чыгарылыш сыйныф укучылары өчен зур бәйрәм чарасы узды. Быел 91 егет һәм кыз мәктәп бусагасын атлап олы юлга аяк баса. Бу хакта «Актаныш» сайтында хәбәр ителә.

Чыгарылыш кичәсендә уку алдынгылары, спортта, мәдәният өлкәсендә актив булган яшьләребез хөрмәтләнде.

Район башлыгы Ленар Зарипов яшьләрне ихластан котлап, алдагы тормышларында уңышлар теләде. «Бүген 90ннан артык укучы кулларына өлгергәнлек аттестатларын алып олы тормыш юлына аяк баса. Сезгә уңышлар телим! Үз алдыгызга куйган максатлар хыял булып кына калмасын, чынга ашсын. Кайда гына булсагыз да, белем һәм тәрбия биргән укытучыларны, Туган ягыбызны онытмасагыз иде. Гади булырга курыкмагыз, тик һәрвакыт кеше булып калыгыз. Ак юл сезгә!» - дип ихлас теләкләрен җиткерде ул.

Ссылка на первоисточник
наверх