На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Evgenija Palette
    Пошли на Х... Пишите на Государственном языке...Кайбыч районы Хуҗ...
  • Сергей Кашапов
    Татар информ,а где перевод?Вы чего провокацию устраиваете? У вас что вместо мозгов бараньи курдюки?Смотрите суки доиг...Рөстәм Миңнеханов...
  • Наталья Котельникова
    Это что за фигня?Алабуганың үзәк ч...

Яңа ел чаралары сәбәпле, Казанда Кремль урамының бер өлеше бер айга якын ябык була

Яңа ел чараларын әзерләү һәм уздыру сәбәпле Казанның кайбер урамнары буйлап транспорт хәрәкәтен чикләячәкләр. Кремль урамының участогы бер айга якын ябылачак. Бу турыда Казан мэриясе хәбәр итте.

19 декабрьнең 0:00 дән 14 гыйнварның 0:00 гә кадәр Кремль урамын (Чернышевский урамыннан Беренче Май мәйданына кадәр) ябачаклар.

Вакыты-вакыты белән шул дәвердә түбәндәге участокларда чикләүләр кертелергә мөмкин:

  • Сибгат Хәким урамы буйлап ике якка (Декабристлар урамы киселешеннән Әпсәләмов урамы киселешенә кадәр);
  • Бондаренко урамының ике ягына (Сибгат Хәким урамындагы 3 нче торак йорттан алып Сибгат Хәким урамына кушылган җиренә кадәр);
  • З.Солтан урамында (Ш.Мәрҗани урамыннан Каюм Насыйри урамына кадәр);
  • Ш.Мәрҗани урамы буенча (Татарстан урамыннан Ф.Кәрим урамына кадәр).
Ссылка на первоисточник

Картина дня

наверх