На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Быел Fashion Iftar Уфа белән Чиләбедә дә оештырыла

«Татар-информ»да «Fashion Iftar 2025» уңаеннан оештырылган матбугат очрашуында проектының авторы, әдәпле мода өлкәсендә белгеч Җәннәт Минһаҗева чараның быел Уфа белән Чиләбе шәһәрләрендә дә узуын хәбәр итте.

«Әлеге проектка зур кызыксыну булу белән бәйле рәвештә, мин эксперимент ясыйм: узган елны Гарәп Әмирлекләрендә булдым, быел безгә башка илләрдән кунаклар килә, шуңа күрә мин Россия буенча таралу мөмкинлекләре турында уйладым.

Казанда проектны формалаштыра торган барлык моментларны мин башка шәһәрләргә алып килергә тырышам. Быел бу Уфа һәм Чиләбе булачак. Шәһәрләр күбрәк иде, ләкин моны оештыру җиңел булмау сәбәпле, кайберәүләр баш тартты», – дип аңлатты ул.

Оештыручылар әйтүенчә, бөтен җирдә дә бертөрле дресс-код булачак, Fashion Iftar кысаларында Казанда гамәлдә булган барлык визуалларны үтәү мәҗбүри.

Узган елны беренче халыкара Fashion Iftar Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең Дубай шәһәрендә 300дән артык кунак катнашында узган иде.

  • Казанда Fashion Iftar 20 март көнне «Казан Экспо» Халыкара күргәзмәләр үзәгендә узачак. 21 март көнне Галиәсгар Камал театрының яңа бинасында дизайнерлар, стилистлар һәм экспертлар катнашында мода дөньясына кагылышлы лекторий узачак.

 

Ссылка на первоисточник
наверх