На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Влад Бонд
    Что это!?Рөстәм Миңнеханов...
  • Evgenija Palette
    Пошли на "Х"...  Пишите на ГОСУДАРСТВЕННОМ РУССКОМ ЯЗЫКЕ...!Омскида узучы мил...
  • Владимир Константинович
    Әйе, фронтовик язучыларны, бигрәк тә Фатих Кәрим кебекләрне истә тотарга кирәк.Әлфәт Закирҗанов ...

Талия Миңнуллина «KazanForum»да аш-су осталары турнирында: Татар кунакчыллыгы - каныбызда

«Казан Экспо» Халыкара күргәзмә үзәгендә «Kazan Forum»ның Халыкара «Yong chefs international» яшь аш-су осталары турниры башланды. Татарстан Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина кунакларны сәламләп, татарча кунакчыллык турында сөйләде.

Кунаклар өчен төрле илләрдән килгән аш-су осталары мастер-класс күрсәтә.

Турнирда Малайзия, Индонезия, Төркия, Азәрбайҗан, Сенегал, Марокко, Ливан, Иран, Согуд Гарәбстаны, Катар һ.б.илләрдән килгән аш-су осталары катнаша.

«Kazan Forum»да 200ләп чара уза, меңләп канәгать калган кунак катнаша. Әлеге турнирны без күптән түгел башлап җибәрдек. Быел инде 16 илдән катнашалар. Татарстан - кунакчыл җир. Кунакчыллык, тәмле сыйлар белән каршы алу - безнең каныбызда. Без югары дәрәҗәдә булган Халыкара чаралар үткәрәбез. Мәсәлән, узган ел БРИКС форумында 24 илнең җитәкчесе катнашы һәм аларның һәркайсы милли кухнядан таң калды», - диде ул.

Аның әйтүенчә, форум һәм турнир кысаларында төрле илләрдән килгән катнашучыларның тарихы, мәдәнияте, традицияләре, гореф-гадәтләре турында белеп була. «Бу - халкыгызның уникальлеген тәкъдим итү мөмкинлеге. Шушы чарага озын юллар үтеп килгән һәркемне сәламлибез һәм турнирда катнашуларына шатбыз», - диде Талия Миңнуллина.

«Барысы да дуслар таба, тәмле ризыклар татып карыйлар. Шуңа күрә аш-су турниры берләштерүче чара да. Шулай ук, монда үзеңне һәм сәләтләреңне күрсәтеп була. Квалификациягезне үстерерсез, илегез турында сөйләрсез, яңа дуслар табарсыз һәм Казанга киләчәктә дә әйләнеп кайтырсыз дип өметләнәм», - диде Татарстан Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе.

Талия Миңнуллина жюриның мөмкин кадәр гадел булуларын сорады.

Казан шәһәре һәм Татарстан отельерлары һәм рестораторлары ассоциациясе идарә рәисе Зөфәр Гаязов географиянең зур булуын, катнашучыларның ел саен арта гына баруын әйтте.

«Узган ел 12 генә ил катнашты, быел 16. Катнашкан, шушы мәйданчыкта катнашканнарны күрүебезгә шатбыз. Быел Малайзия, Согуд Гарәбстаны, Сенегалдан да килделәр. Киләсе елда Казан шәһәре Ислам дөньясы башкаласы булачак, безнең турнир төрле илләрдән килгән катнашучыларның туган яклары, мәдәнияте турында күбрәк белергә мөмкинлек бирә», - диде ул.

«Мондый халыкара чарада катнашу минем өчен зур бәхет. Ике ел элек беренче тапкыр Казанга килгән идем. Быел оештыру эшләре тагын да яхшырак булыр дип уйлыйм. Минемчә, мондый чарада катнашу теге яки бу илнең беренче яки икенче урын алуы гына түгел, аларның монда килүе - инде зур җиңү. Казан безне бик яхшы каршы алды, монда бик әйбәт кешеләр яши. Казанны яратам», - диде Төркиядән килгән жюри рәисләренең берсе.

Палестинадан килгән делегат катнашучыларга уңышлар теләде. «Киләсе елда безнең Палестинадан да катнашуларын телим. Казан бик матур шәһәр, татар, төрек, рус ашларын кабып карадык. Турнир кысаларында исә башка илләрнең ризыкларны да татып караячакбыз», - диде ул.

Ислам илләреннән килгән яшь аш-су осталарының халыкара турниры - яшь талантларга үзләрен күрсәтү һәм танылган һәм абруйлы шеф-поварлар белән Халыкара хезмәттәшлек тәҗрибәсе алу мөмкинлеге.

Турнирда җиңелүчеләр юк, һәркем номинациягә ия була, ә жюридан иң күп характеристика алган финалист гран-при ала.

Турнир конкурс һәм ярышлардан аерыла - һәр финалистка ризыкны җентекләп эшкәртү өчен танылган шеф-поварлардан остаз билгеләнә, ул ризыкны финалга максималь отышлы итеп ясарга киңәш итә.

Катнашу өчен өч ризыктан торган (кабымлык, кайнар аш, десерт) гариза бирергә кирәк. Алар арасында тәкъдим ителә торган илнең мәдәниятен гәүдәләндерүче бер генә булса да ризык булырга тиеш. Финалда ризык әзерләргә һәм аны халыкара жюри әгъзаларына тәкъдим итәргә кирәк.

  • «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисади форумы Татарстан башкаласында 13-18 майда уза. KazanForum Татарстанда 2009 елдан башлап ел саен үткәрелә. Вакыйга 2023 елдан федераль статуска ия. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Президенты Владимир Путин йөкләмәсе нигезендә «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркемен җитәкли.

 

Ссылка на первоисточник
наверх