Россиядә мошенниклар ешрак дәүләт структуралары һәм белем бирү оешмалары исеменнән шалтырата башлаган. Алар ялган хатлар тарата һәм билгесез номерлардан шалтырата. Бу хакта RuStore сервисының мәгълүмати иминлек буенча директоры Дмитрий Морев хәбәр итте, дип яза РИА Новости.
Аның сүзләренчә, аз билгеле схемаларның берсе салым хезмәте исеменнән хатлар тарату булды.
Мондый хатларда корбаннарга булмаган бурычлар турында хәбәр итеп, «штрафлар булдырмас өчен» тиз арада түләүне таләп итәләр, шул ук вакытта мәгълүматларны урлау өчен ялган сайтларга сылтама калдыралар.Морев сүзләренчә, мошенниклар почта сервисы хезмәткәрләре исеменнән дә шалтырата: алар адрес күрсәтелмәгән «посылка» турында хәбәр итә һәм шәхси мәгълүматларны раслау өчен код әйтүне таләп итә. Мондый схемалар месснджерларда да кулланыла, анда «уку» яки «җиһазлар» өчен алдан түләп куйганда, югары хезмәт хакы тәкъдим итәләр.
Популяр алымнар арасында бүләкләр һәм акча вәгъдә ителгән «көтелмәгән түләүләр», шулай ук хокук саклау органнары хезмәткәрләреннән шалтыратулар кала. Алар әңгәмәдәшен «җинаять эшендә катнашу» белән куркыта һәм шәхси мәгълүматларын яки акча күчерүне таләп итә.
Морев сүзләренчә, иң якланмаган категория булып студентлар кала: җинаятьчеләр аларга югары уку йортлары исеменнән хатлар җибәрә һәм корпоратив сайтларда мәгълүматларын яңартуны таләп итә.
Эксперт мошенниклыкның төп билгеләрен дә атады. Болар: мессенджердан һәм банкларның рәсми сервисларыныкына охшаган номерлардан шалтырату, шулай ук PIN-код, CVV яки авторизация кодлары әйтүне таләп итү.
Җинаятьчеләр психологик басымны да актив куллана, диде ул.
Әмма банклар да, дәүләт органнары да телефон, мессенджерлар яки электрон почта аша шәхси мәгълүматларны сорап алмый.
Читайте нас:
Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru
ВК - https://vk.com/tatarinform
Телеграм - https://t.me/iatatarinform
Свежие комментарии