На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Влад Бонд
    Что это!?Рөстәм Миңнеханов...
  • Evgenija Palette
    Пошли на "Х"...  Пишите на ГОСУДАРСТВЕННОМ РУССКОМ ЯЗЫКЕ...!Омскида узучы мил...
  • Владимир Константинович
    Әйе, фронтовик язучыларны, бигрәк тә Фатих Кәрим кебекләрне истә тотарга кирәк.Әлфәт Закирҗанов ...

Тубыл шәһәрендә «Могҗиза базары» дип аталган татар мәдәнияте фестивале узды

Тубыл шәһәренең базар мәйданында себер-татар мәдәният үзәгенең сәнгать осталары, шәһәр милли-мәдәни оешмалары үзешчән артистлары, иҗат коллективлары катнашында «Могҗиза базары» бәйрәме узды. Бу хакта «Яңарыш» газетасы сайтында хәбәр ителә.

Бәйрәм тамашасы «Мирас» бию ансамбле чыгышы белән башланды. Шәһәр мәдәният һәм туризм департаменты җитәкчесе Екатерина Анисимова шәһәр иҗтимагый хатын-кызлар оешмасы «Ак калфак»ның нәтиҗәле эшенә бәя биреп, оешма рәисе Айсылу Юнысовага, вәкилләре Эдуард Юнысовка, Равилә Фазыйловага, Фәния Мелибаевага шәһәр башлыгының Рәхмәт хатларын тапшырды.

Бәйрәмгә килүчеләр милли хуҗалыклар күргәзмәсен карадылар, рус, татар, үзбәк милләт вәкилләренең милли ризыклары белән сыйландылар. Бәйрәм сәхнәсеннән артистлар башкаруында җырлар яңгырады. Сәхнәдән җыр, моң агылган вакытны бәйрәм кунаклары мастер-классларда актив катнашты. «Себер татарлары открыткалары» проектының авторы Асия Рәхимова бу темага багышлап «Могҗиза базары» тамашачыларына мастер-класс оештырды.

Тубыл педагогия институтыннан профессор Гүзәл Фәйзуллина «Этномәдәни тәңгәллекне формалаштыру чарасы буларак этник өстәл уеннары», филология фәннәре кандидаты Лилия Фәизова «Гаиләдә уку традицияләрен формалаштыру» темаларына чыгыш ясадылар. «Гаилә түгәрәгендә укыйбыз, рәсем ясыйбыз, уйныйбыз» дип аталган мәйданчыкта бәйрәм кунаклары өчен мастер-классны студентлар нокталы рәсем ясау техникасын кулланып милли бизәкле китапка кыстыргычлар эшләргә өйрәттеләр.

Спорт ярышлары мәйданчыгында «Дөньяның иң көчле милләте» бөтендөнья баһадирлар лигасы эгидасы астында көч экстримы буенча төбәк ачык турниры узды. Монда төрле яшьтәге спорт яратучылар, «Сәламәт тәндә - сәламәт рух» девизы белән яшәүче якташларыбыз булдылар.

Балалар өчен уен мәйданчыклары эшләде. Сәүдә нокталарында оста куллар үзләре эшләгән сувенирлар, уенчыклар, бизәнү әйберләрен саттылар, диелә хәбәрдә.

 

Ссылка на первоисточник
наверх