На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Машина йөртүче хатын-кыз кюветка төшкән автомобиль салоныннан очып чыгып һәлак булган

Татарстанның Азнакай районында юл-транспорт һәлакәте булган, бер кеше үлгән.

Республика Дәүләт автоинспекциясе хәбәр иткәнчә, җиңел машина белән идарә иткән хатын-кыз куркынычсыз тизлекне сайламаган һәм идарәне югалткан. Җиңел машина кюветка төшеп, әйләнеп капланган.

Хатын-кыз иминлек каешын эләктермәгән булган, шуның аркасында ул автомобиль салоныннан очып чыккан.

Ул урында ук үлгән, диелә хәбәрдә.

Фото: © Республика Дәүләт автоинспекциясе

 

Читайте нас:

Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru

ВК - https://vk.com/tatarinform

Телеграм - https://t.me/iatatarinform

YouTube - https://www.youtube.com/user/tatarinform/

Ссылка на первоисточник
наверх