На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Хөснуллин торак-коммуналь хуҗалык тармагы хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады

РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин тармак хезмәткәрләрен Торак-коммуналь хуҗалык хезмәткәрләре көне белән котлады.

«Сез башкарган хезмәт миллионлаган кешенең тормышын уңайлы һәм имин итә. Әлеге киеренке хезмәтегез өчен рәхмәт сезгә!» - дип язган ул Телеграм-каналында.

Ул торак-коммуналь хуҗалык системасында озак еллар дәвамында җыелып килгән проблемалар күп, дигән фикер белән килеште.

Әмма РФ Президенты Владимир Путин вәзгыятьне үзгәртергә – 2030 елга 20 миллион кеше өчен коммуналь хезмәтләр сыйфатын яхшыртырга кушты.

«Тормыш өчен инфраструктура» яңа илкүләм проекты кысаларында бу юнәлештә эшлибез. Кешеләр үзгәрешләрне сизсен өчен бар көчебезне куячакбыз», – дип ассызыклады Хөснуллин.

Ул шулай ук әлеге тармакның барлык хезмәткәрләренә уңышлар, сәламәтлек һәм иминлек теләде.

 

Ссылка на первоисточник
наверх