На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Николай
    А почему перевода нет? ФСБ-шники, вы куда смотрите? Тут террористы свои планы обсуждают, а вы и ухом не ведёте.Төмән өлкәсендәге...
  • Татьяна Рублева
    твоя моя не понимает!Татарстанда кешел...
  • Сергей Еремин
    ?777777Казанда «Биш буын...

Татарстаннан 292 студент үз проектлары өчен берәр миллион сум акча алды

Татарстан югары уку йортларында белем алучы 292 студент «Студентлар стартабы» бәйгесенең бишенче чираты җиңүчеләре булды. Аларның һәркайсы үз проектларын гамәлгә ашыру өчен берәр миллион сум акча алды, дип хәбәр итте ТР дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин телеграм-каналында.

Ул билгеләп үткәнчә, быел бәйгедә катнашырга теләүчеләрдән 7,7 меңнән артык гариза килгән. 2 мең студент җиңүче булган. Лидерлар саны буенча Татарстан – Мәскәүдән соң икенче урында.

Хәйруллин сүзләренчә, хуплау тапкан гаризаларның 67 проценттан артыгы ил өчен өстенлекле өлкәләргә карый. Бу – цифрлы технологияләр, креатив индустрияләр, яңа приборлар ясау, медицина, химия технологияләре, биотехнологияләр һәм ресурс саклау.

Җиңүче стартапларның 36 проценты IT-юнәлешкә карый. Әйтик, алар арасында «Бионик кул өчен мускул сигналларын тану системасын булдыру», «Авазларның әйтелеш диагностикасы» онлайн-тренажеры», «Автоматлаштырылган машина ярдәмендә укыту алымнары китапханәсе» кебек проектлар бар.

Ссылка на первоисточник
наверх