На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Влад Бонд
    Что это!?Рөстәм Миңнеханов...
  • Evgenija Palette
    Пошли на "Х"...  Пишите на ГОСУДАРСТВЕННОМ РУССКОМ ЯЗЫКЕ...!Омскида узучы мил...
  • Владимир Константинович
    Әйе, фронтовик язучыларны, бигрәк тә Фатих Кәрим кебекләрне истә тотарга кирәк.Әлфәт Закирҗанов ...

Орешкин һәм Алиханов Казан вертолет заводында җыю линиясен һәм укыту үзәген карады

Россиянең сәнәгать һәм сәүдә министры Антон Алиханов һәм Россия Президенты Администрациясе җитәкчесе урынбасары Максим Орешкин Татарстанга эш сәфәре вакытында «Ростех» дәүләт корпорациясенең «Россия вертолетлары» холдингына караган Казан вертолет заводында булды. Аларны республика премьер-министры Алексей Песошин озата йөрде, дип хәбәр итә Татарстан Рәисенең матбугат хезмәте.

КВЗда Алиханов һәм Орешкин Ми- һәм «Ансат» вертолетларын җыю линияләрен һәм башка җитештерү цехларын карады. Кунакларга өр-яңа җитештерү-укыту үзәген дә күрсәттеләр. Әлеге белем бирү комплексы ел саен Татарстандагы һәм башка төбәкләрдәге предприятиеләр өчен 3,5 меңгә кадәр югары квалификацияле эшче әзерләргә мөмкинлек бирәчәк, мәсәлән: программа белән идарә ителә торган станоклар операторлары, токарь-фрезерлаучылар, станокларны көйләүчеләр һәм башкалар.

Үзәк өчен сигез юнәлеш һәм 38 һөнәр буенча белем бирү программалары әзерләнгән. Төп басым практикага ясала, моңа уку вакытының 70 процентка кадәр өлеше бүленгән. Үзәктә 15 җитештерү участогы, 12 лаборатория һәм 21 уку классы бар. Предприятиедәге гамәлдәге хезмәткәрләр монда квалификация арттыра һәм яңадан әзерлек уза ала. Комплекс шулай ук остазлар һәм җитештерү өчен мастерлар укытырга да мөмкинлек бирә.

Моннан тыш, Казан вертолет заводында кунакларга җитештерү куәтләрен киңәйтү һәм «Ансат» вертолетларын модернизацияләү турында да сөйләделәр.

 

Ссылка на первоисточник
наверх