На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

Фәнис Җиһанша Күәм мәктәбендә үз исемендәге премияне тапшырган

Камал театры артисты Фәнис Җиһанша Күәм мәктәбендә үз исемендәге премияне тапшырган.

«10 000 сумны Әтнә районы Күәм авылының 5 нче сыйныф укучысы Алия Галәвиева алды», - диде Фәнис Җиһанша «Татар-информ» хәбәрчесенә.

«Фәнис Җиһанша исемендәге премия мәктәп укучыларының сәнгатебезгә, бигрәк тә сәхнә әсәрләренә һәм театрларыбызга булган мәхәббәтләрен ныгыту һәм класстан тыш оештырылган чараларда актив катнашуларын ассызыклап китү йөзеннән бирелә.

Мәдәниятебезне яклауда, ана телебезне үстерүдә зур роль уйнап, балаларда, киләчәктә дә, милли җәүһәрләребезне пропагандалау зур бер мотивацион этәргеч булып торсын иде дип телим», - диде артист.

Алия Галәвиева класстан тыш эшләрдә актив катнаша, мәктәпнең нәфис сүз остасы, җырлый. «Бу премия кечкенә генә авыл сәхнәсе дә зур сәхнәгә юл булырга мөмкин икәнлегенә ышанганнар өчен», – ди Фәнис Җиһанша. Ул Алия кебек талантлы баланы тәрбияләүче әти-әнисенә һәм укытучыларына рәхмәтен җиткерә.

  • Былтыр Фәнис Җиһанша үз исемендәге премияне Арча районының Курса Почмак мәктәбендә тапшырган иде.

 

Ссылка на первоисточник
наверх