Арыган хәлдә автомобиль белән идарә иткәндә төп куркыныч реакция озаграк булу белән бәйле. Бу хакта «Татар-информ»га автоэксперт, РФ Хөкүмәте каршындагы юл хәрәкәте иминлеге өлкәсендәге законнар буенча эш төркеме әгъзасы Дмитрий Попов хәбәр итте.
«Төп куркыныч машина йөртүченең реакциясе озаграк булу белән бәйле.
Нәтиҗәдә тормоз юлы озыная. Шулай ук сез руль артында бөтенләй йоклап китәргә мөмкинсез», – диде агентлык әңгәмәдәше.Эксперт ассызыклаганча, көчле тавышлы музыка яки салкын һава кешегә йокыны ачарга ярдәм итмәячәк.
«Күбесе руль артында йокыга китмәс өчен тәрәзәне ачарга, музыка кушарга киңәш итә. Әмма мондый ысуллар беразга гына йокыны ачып җибәрәчәк, ә аннары бу тагын да ныграк баш аруга китерәчәк, һәм кеше хәтта музыка уйнаганда да йокыга китәргә мөмкин», - дип кисәтте автоэксперт.
Попов белдергәнчә, йокы килү теләген җиңүнең иң яхшы ысулы – йоклап алу.
«Тик дөрес йокларга кирәк. 1,5 сәгать тирәсе йоклап алу дөрес булачак, чөнки кешенең биоритмнары якынча 1,5 сәгать дәвам итә. Галимнәр 3 сәгать йоклаган кеше үзен 4 сәгать йоклаганга караганда күбрәк ял иткән итеп хис итүен исбатлаган», – дип йомгаклады сүзен спикер.
Читайте нас:
Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru
ВК - https://vk.com/tatarinform
Телеграм - https://t.me/iatatarinform
Свежие комментарии