На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Evgenija Palette
    Пошли на "Х"...  Пишите на ГОСУДАРСТВЕННОМ РУССКОМ ЯЗЫКЕ...!Омскида узучы мил...
  • Владимир Константинович
    Әйе, фронтовик язучыларны, бигрәк тә Фатих Кәрим кебекләрне истә тотарга кирәк.Әлфәт Закирҗанов ...
  • Evgenija Palette
    И СОТРУДНИЧЕСТВУ - КВОТЫ! Особенно после того, как изгонят их единоверцев ( а это будет скоро)... Эта ЭПОПЕЯ и для ни...Татарстан мөфтие:...

Казанда хайваннар тешләгән хатын-кыз мәете табылганнан соң эш кузгатылды

Казанның Константиновка бистәсендә хайваннар тешләгән хатын-кыз мәете табылганнан соң җинаять эше кузгатылды. Бу хакта Татарстан Тикшерү комитеты хәбәр итә.

Үлгән хатын-кызның тәнендә хайваннар тешләгән эзләр табылгач, социаль челтәрләрдән файдаланучылар аны этләр талаган дигән нәтиҗә ясады, дип хәбәр итте «Татар-информ».

Рәсми органнар исә әлегә бернинди дә нәтиҗәләр ясамый, чөнки хатын-кызның үлеме сәбәбен төгәл билгеләячәк суд экспертизасы нәтиҗәләрен көтәргә кирәк.

Тикшерү комитеты иминлек таләпләренә җавап бирми торган хезмәтләр күрсәтү, ваемсызлык һәм саксызлык аркасында үлемгә китерү маддәләре буенча җинаять эше кузгатты.

«Бу хәлнең барлык шартларын ачыклауга юнәлдерелгән тикшерү эшләре алып барыла. Кирәкле экспертизалар билгеләнде», - дип аңлатты Россия Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий.

ТР Прокуратурасы рәсми вәкиле Руслан Галиев хәбәр итүенчә, прокуратура эшне тикшерү барышын контрольгә алган.

Ссылка на первоисточник
наверх