На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Evgenija Palette
    Пошли на "Х"...  Пишите на ГОСУДАРСТВЕННОМ РУССКОМ ЯЗЫКЕ...!Омскида узучы мил...
  • Владимир Константинович
    Әйе, фронтовик язучыларны, бигрәк тә Фатих Кәрим кебекләрне истә тотарга кирәк.Әлфәт Закирҗанов ...
  • Evgenija Palette
    И СОТРУДНИЧЕСТВУ - КВОТЫ! Особенно после того, как изгонят их единоверцев ( а это будет скоро)... Эта ЭПОПЕЯ и для ни...Татарстан мөфтие:...

Ялларда Татарстан -22 градуска кадәр суыта

Ялларда Татарстанда температураның шактый түбәнәюе көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.

Алдагы тәүлектә, 13 декабрьдә, республикада буран, кар, бозлавык һәм җилнең тизлеге урыны белән секундына 15 метрга кадәр җитүе көтелә. Юлларда бозлавык хасил булачак, шулай ук кар көртләре барлыкка килергә мөмкин.

Төнге сәгатьләрдә һава температурасы -8..-3 градус, көндез -6..-1 градус тәшкил итәчәк.

Шимбә көнне һава торышына йогынты ясаган циклон төньяк-көнчыгышка китә һәм төбәк аның тыл өлешендә кала. Бераз кар һәм буран көтелә. Шулай ук салкын һава килүе һәм температураның түбәнәюе фаразлана. Төнлә һәм иртән һава температурасы -13..-8 градус, аязган вакытта -17 градус, ә көндез -11..-6 градус тәшкил итәчәк.

15 декабрьдә төнлә һәм иртән аяз һава торышы һәм алга таба температура фонының -18..-17 градуска, урыны белән -22 градуска кадәр түбәнәюе көтелә. Аерым районнарда бераз кар яварга мөмкин. Аннары көндез көнбатыш районнарга атмосфера фронты якынлаша, ул бераз кар алып киләчәк. Һава температурасы -14..-9 градус тәшкил итәчәк.

Яңа атна циклон йогынтысында башланыр дип көтелә. Кар һәм җепшек кар ява. Дүшәмбе төнендә, 16 декабрьдә, һава температурасы -14..-9 градус, алдагы көнне -10..-5 градус, көндез -7..-2 градус тәшкил итәр дип фаразлана.

Ссылка на первоисточник
наверх