Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәрендәге һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиле вазифаларын вакытлыча башкаручы Шамил Шәяхмәтов Ленинград өлкәсенең татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе Айрат Маннанов һәм «Фәйдә «Татар мәдәни җәмгыяте» оешмасы рәисе Илнур Гарифуллин белән очрашты. Бу хакта Татарстанның Даими вәкиллеге хәбәр итә.
Алар татар телен өйрәнү, чаралар оештыру, федераль грант конкурслары аша проектларга акча җәлеп итү буенча уртак проектлар турында фикер алышты.
Милли-мәдәни проектларны үстерү турындагы дискуссиядән тыш, очрашуда Татарстанның исемле батальоннарын формалаштыруда катнашучы контрактчыларга ярдәм итү, гуманитар ярдәм җыю һәм җибәрү мәсьәләсе дә күтәрелде.
Алар уртак проектларны гамәлгә ашыруда актив катнашырга әзер булуларын белдерде.
Свежие комментарии