Скульптор, рәссам-монументалист һәм Россия сәнгать академиясе президенты Зураб Церетели 92нче яшендә вафат булды. Бу хакта «Интерфакс»ка рәссамнең ярдәмчесе Сергей Шагулашвили хәбәр итте.
Церетели күп кенә югары бүләкләргә һәм исемнәргә ия иде: СССР һәм Россиянең халык рәссамы, Социалистик Хезмәт Герое, шулай ук «Ватан алдындагы казанышлары өчен» орденының тулы кавалеры.
Зураб Церетели 1934 елның 4 гыйнварында Тбилисида туган. Ул Мәскәү Заманча сәнгать музеена (1995), Россия сәнгать академиясе каршындагы Зураб Церетели исемендәге сәнгать галереясенә (2000), шулай ук Тбилисида 2012 елда ачылган Заманча сәнгать музеена нигез салган.
Останың иҗади мирасы рәсем сәнгате, графика, скульптура һәм монументаль-декоратив сәнгать өлкәләрендәге 5000нән артык эшеннән гыйбарәт. Аның иң танылган скульптуралары арасында - Мәскәүдәге «Дружба навеки», Нью-Йоркта Берләшкән Милләтләр Оешмасының штаб-фатиры янында урнашкан «Добро побеждает зло», Севилья шәһәрендәге «Рождение нового человека», Лондондагы «Разрушить стену недоверия» һәм Мәскәү өлкәсендәге Руза шәһәрендә урнашкан Зоя Космодемьянская һәйкәле.
Свежие комментарии