На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

Зиннур Мансуров: Соңгы 4 елда Язучылар берлегенең эшен әйбәт дип бәяләргә була

27 мартта Татарстан Язучылар берлеге корылтае узачак, яңа срокка рәис сайланачак. Язучылар берлеге белән идарә итүче нинди булырга тиеш? Берлеккә җитәкчелек – авыр эшме? Халык шагыйре Зиннур Мансуров әлеге сорауларга карата үз фикерен белдерде.

Мин – 40 елга якын идарә әгъзасы. 1990-1995 елларда Язучылар берлеге рәисе урынбасары булып та эшләдем.

Мин бу эшне эчтән, аның кухнясын беләм. Татарстан Язучылар берлеге элек-электән, Советлар Союзы чорында ук дәрәҗәле оешма иде. Минемчә, киләчәктә дә шушы дәрәҗәне саклап калырга кирәк. Язучылар берлеге уставында берлекнең рәисен сайлау мәсьәләсендә әйтелә: бер үк кеше 2 тапкыр рәттән рәис булып сайлана ала. Бу җәһәттән, мин үзем Ркаил Зәйдулланың икенче срокта да рәис булып калуын телим.

Үзем эшләгән чор белән бүгенгесен чагыштырам. Язучылар берлегендә эш кайнап тора. Хәтта безнең чор белән чагыштырганда да, эш 2-3 тапкыр артты. Әдәбият көннәре, очрашулар арту, юбилей кичәләрен оештыру, мәктәпләрдә язучыларның дәресләр үткәрүе, көндәлек эшләр бик артты соңгы елларда. Безнең якындагы чит илләр, ерак чит илләр белән дә элемтәләр елдан-ел ныгый бара. Ркаил Зәйдулланың кайтып кергәне юк. Азәрбайҗан, Казахстан, Төркиядә һәм башка илләрдә элемтәләрне ныгыту җәһәтеннән үзенең өлешен кертә.

Икенче срок дигәндә, артык гауга күтәреп, ыгы-зыгылар ясарга кирәкми. Соңгы 4 елда Язучылар берлегенең эшен әйбәт дип бәяләргә була. Ркаил Зәйдулла икенче тапкыр Дәүләт Советы депутаты булып сайланды. Димәк, ул, берлек рәисе буларак, каләм әһелләренең мәнфәгатен югары оешмаларда да аяк терәп яклый ала. Республика җитәкчелегендә дә һәркайсының ишеге аңа ачык. Язучыларны дәүләти кайгырту җәһәтеннән көн саен төрле мәсьәләләр туып тора, аларны хәл итеп барырга кирәк. Хатлар язарга, уңай җаваплар алырга кирәк. Бу җәһәттән, ул депутат буларак та, 4 ел эшләп күрсәткән рәис буларак та икенче срокка лаек дип саныйм, – ди ул.

Язучы һәм шагыйрьләрнең күзаллаулары, фикерләрен туплап, «Интертат» сайты өчен Гөлнар Гарифуллина язды.

  • Язучылар берлеге корылтайга әзерләнә: «Безнең язучыларга нинди рәис булса да ошамаячак»

 

Ссылка на первоисточник
наверх