На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

Айдар Җаббаров «Уфа «Нур» театрында Илдар Юзеев әсәре буенча «Тау» спектаклен чыгарды

Уфа «Нур» татар дәүләт театры яңа сезонын Илдар Юзеевның «Гашыйклар тавы» әсәре буенча куелган «Тау» спектакле белән ачты. Спектакльне танылган режиссер Айдар Җаббаров чыгарды.

«Гашыйклар тавы» мине театрга гашыйк иткән спектакль. Ул 1991 елдан Чаллы татар дәүләт драма театрында барды. Мин аны 10-11 яшендә күрдем дә 20ләп тапкыр караганмындыр», – диде Айдар Җаббаров спектакльне премьера алдыннан журналистларга күрсәткәннән соң «Татар-информ» хәбәрчесенә.

«Бу әсәрне кайда да булса куям дигән сүзем бар иде. «Нур» театрында куярга туры килде. Чөнки Илдар Юзеев та Башкортстаннан, тау да биредә. Шуңа бик урынлы килеп чыкты», – диде ул.

Чаллы театрының легендар куелышы режиссеры Фаил Ибраһимов булса, Айдар Җаббаров яңа куелыш өчен рәссам итеп аның улын – Булат Ибраһимовны чакырган. Хореограф – Софья Гуржиева, яктылык буенча рәссам – Ольга Окулова, видеорәссам – Игорь Домашкевич.

 

Ссылка на первоисточник

Картина дня

наверх