Дәүләт Думасы депутаты, икътисади сәясәт комитеты рәисе Максим Топилин Яшел Үзәндә «Бердәм Россия»нең халык программасын гамәлгә ашыруга мониторинг үткәрде. Аның җитәкчелегендәге партия десанты Горький исемендәге мәдәният йортында һәм хәзерге вакытта капиталь ремонт эшләре бара торган Яшел Үзән судно төзү көллиятендә булды, шулай ук картлар һәм инвалидлар интернат-йортын төзү эшләренең барышы белән танышты.
Партия десанты составына төрле дәрәҗәдәге депутатлар, партия активы һәм җәмәгатьчелек вәкилләре кергән, дип хәбәр итә партиянең матбугат хезмәте.«Бердәм Россия» кешеләрнең тормыш дәрәҗәсен күтәрүгә юнәлдерелгән халык программасын гамәлгә ашыруны дәвам итә. Төбәк атналыгы кысаларында, традицион рәвештә, башкарыла торган эшләрнең сыйфаты тикшерелә, - дип искәртте Максим Топилин. - Бу - күңелле эш, чөнки төбәк һәм федераль хакимиятләрнең уртак тырышлыгы нәтиҗәсендә яңа объектлар төзелә һәм искеләре яңартыла».
Максим Топилин беренче булып Горький исемендәге Мәдәният үзәген карады. Яшел Үзән халкының иң яраткан ял итү урыннарының берсе төзелгәнгә инде - 53 ел. Ниһаять, анда да капиталь ремонтка чират җитте, моңа үзәк хезмәткәрләре дә, күпсанлы тамашачылар да, түгәрәкләргә йөрүчеләр дә шат.
Бүген төзелеш-монтаж эшләре 40 процентка диярлек тәмамланган. Фасад һәм түбәләрне бизәү тәмамланып килә, белгечләр тышкы инженерлык челтәрләрен үткәрү белән шөгыльләнә.
Свежие комментарии