Тинчурин театры сезонның бишенче спектакленә анонс бирде. «Стоп, кода! Туй була» комедиясенең премьерасы 20-21 мартта көтелә. Спектакльне танылган башкорт драматургы Наил Гаетбай пьесасы буенча Россиянең атказанган, Татарстаның халык артисты Зөфәр Харисов чыгара.
«Гаилә - ул илнең чагылышы. Гаилә нык булса, илебез дә нык була.
Шул нисбәттән чыгып директор миңа Наил Гаетбайның пьесалар җыентыгын карап чыгарга тәкъдим итте. Гаилә мәсьәләләренә бәйле пьеса күңелемә ошады», - диде режиссер Зөфәр Харисов премьера алдыннан «Татар-информ»да уздырылган матбугат конференциясендә.Режиссер пьесаның 25 еллап элек язылса да, гаилә темасы һәрвакыт көн кадагында булуын ассызыклады.
«Аңлый белсәң комедиядә драмага караганда да күбрәк мәгънә ята. Без шушы мәгънәне кешегә көлү-шаяру аша җиткерәбез. Комедияне куюы да читенрәк», – дип сүзгә кушылды театр директоры Фәнис Мөсәгыйтов.
«Бу әле сезонның соңгы премьерасы түгел. Май аенда музыкаль мелодрама чыгарабыз», - дип театрның алга таба эшчәнлегендә дә анонс ясап куйды ул.
Спектакльне рәссамы да Зөфәр Харисов үзе һәм Лидия Скопа. Композитор – Ильяс Камал. Яктыртучы рәссам – Илдар Шакиров. Җыр текстларын Илфак Хафизов язган.
- Тинчурин театры бу сезонда Фәтхи Бурнашның «Таһир-Зөһрә», Илгиз Зәйниевның «Туган-тумача», Рөстәм Галиуллинның «Хыялга бер адым», Шамил Фәрхетдиннең Әмирхан Еники хикәяләре буенча язылган «Сезне Ватан онытмас» спектакльләрен чыгарды.
Свежие комментарии