На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Ингерман Ланская
    О как! оказывается тнв - это телеканалында, а смартфоны - билгеле булды... а все смартфоны булды? или некоторые тольк...«ТНВ» телеканалын...
  • Александр Антошин
    А что , канал уже постепенно переходит на татарский язык ?«Елмай» паркында ...
  • Николай
    А почему перевода нет? ФСБ-шники, вы куда смотрите? Тут террористы свои планы обсуждают, а вы и ухом не ведёте.Төмән өлкәсендәге...

Төмән өлкәсендә татар яшьләре форумы булды

Төмән өлкәсенең татар яшьләре форумы узды. Ул «Яшь буын» оешмасының 25 еллык юбилее уңаеннан үткәрелде. Анда Бөтендөнья татар яшьләре форумының сүзчесе Амил Нур катнашты. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Үз чыгышында ул төбәкләрдә милли мәнфәгатьләрне яклау, телне саклау өчен көч кенә түгел, батырлык та кирәклеген әйтте һәм рәхмәт әйтеп котлады.

Төмән өлкәсендә еллар буе татар мәдәниятен һәм телен үстергән «Яшь буын» җитәкчесе Фәрид Корманов, Ләйсән Госманова, Анжела Галиуллина, Вәкил Тилимбаев, Рузалия Нуруллина, Динә Рамазанова, Лилия Зарипова, Эмиль Камалов, Гөлфия Хәмидуллина, Роберт Сабиров, Гүзәл Хәлиловага ТР Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразыев исеменнән Рәхмәт хатлары һәм бүләкләр тапшырылды.

 

Ссылка на первоисточник
наверх