На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Терехов Олег
    Хоть и не прочитал что написано один хрен ей доверия нетЭлла Памфилова Ка...
  • Evgenija Palette
    ГОВОРИТЕ, ГАДЫ, НА ГОСУДАРСТВЕННОМ ЯЗЫКЕ, ПРИНЯТОМ В РОССИИ... ВЫ НАМ И НА "Х" НЕ НУЖНЫ. У ВАС ЕСТЬ ВСЕ СВОЕ, В ТОМ Ч...Татарстан космона...
  • вера курьянова (гончарова)
    Уже   и тут не по-русски пишут, скоро  ничего прочесть не сможем, и это нормально?Донецкида республ...

Татарстан Хезмәт министрлыгы иң югары хезмәт хакы алучы биш белгечне атады

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы төзегән югары хезмәт хакы алучы биш белгеч исемлегенә табиб-онкологлар һәм эшче һөнәр вәкилләре кергән.

Ведомство мәгълүматлары буенча рейтингта табиб-онкологлар беренче урында тора: хәзер республика учреждениеләренә 98 белгеч кирәк, аларга тәкъдим итәргә әзер булган уртача хезмәт хакы – 150 мең сум.

Хезмәт хакы буенча икенче урында – электрон-исәпләү һәм исәпләү машиналары операторлары: аларга айлык уртача керем 114,4 мең сум вәгъдә итәләр, хәзерге вакытта унбер вакансия ачык. Лидерлар өчлеген клепкалаучылар йомгаклый: аларга уртача 107,5 мең сум түләргә әзерләр, 132 вакансия урнаштырылган. Бу хакта министрлыкның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Дүртенче урында инженер-конструкторлар: уртача хезмәт хакы 103,4 мең сум булган 169 вакансия бар. Бишенче урында стропальщиклар: аларның хезмәт хакы уртача 102 мең сум тәшкил итә, эш бирүчеләр 178 эш эзләүчедән җавап көтә, диелә хәбәрдә.

Исегезгә төшерәбез, вазгыятьне тотрыкландыру һәм хезмәт базары ихтыяҗларын канәгатьләндерү өчен 2025 елдан илдә «Кадрлар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла, ул эш эзләүче гражданнарга да, турыдан-туры эш бирүчеләргә дә ярдәм итә.

 

Ссылка на первоисточник
наверх