На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Рәфыйк Мөхәммәтшин Татарстан Рәисен сайлауның әһәмиятен әйтте

Сәясәт фәннәре докторы, Россия ислам университеты ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин республика җитәкчесе вазифасында нәкъ менә Рәисне сайлауның әһәмиятен әйтте. Бу хакта ул «ТНВ-Татарстан» һәм «ТНВ-Планета» телеканалларында «Мин яратам сине, Татарстан!» телемарафонында сөйләде.

«Татарстанның яңа тарихында ике төрле сайлау уздык.

1991 нче елдан турыдан-туры Президент сайлаулары булды, аннары Россия Президенты тәкъдим итеп, Дәүләт Советы сайлады. 2015 елдан яңадан турыдан-туры сайлауларга күчтек. Сайлауны оештыру ягыннан бу юлы, бәлки, принципиаль үзгәрешләр юк та кебек, ләкин без Рәис сайлыйбыз», – диде Рәфыйк Мөхәммәтшин.

Ул Рәис сүзе халыкларның мәдәни, сәяси традицияләрендә күп гасырлардан килгәнен билгеләп узды. «Рәис дигәч, аның тарихы бик зур ерак гасырларга барып тоташа», – диде.

«Икенче үзенчәлеге – рәис төшенчәсе мөселман илләрендә бик киң таралган. Бик күп илләрдә җитәкчеләрне рәис дип йөртәләр, шуңа күрә Татарстан өстендә мөһим бурыч – Россиягә мөселман илләренә юл ачу, ул бу вазифаны үтәп килде. Гомумән алганда, Рәис мөселман дәүләтләре өчен дә якын, дияр идем. Рәис сайлау үзенчәлеге шуннан гыйбарәт», – дип ассызыклады.

 

Читайте нас:

Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru

ВК - https://vk.com/tatarinform

Телеграм - https://t.me/iatatarinform

YouTube - https://www.

youtube.com/user/tatarinform/

Ссылка на первоисточник
наверх