На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • valeri bolgov
    Меня одолевают не приятные сомнения, почему на русском сайте статьи на татарском языке. Это что, татарский сайт или в...Бөтенроссия авыл ...
  • Анна Эржибова
    Пора учить татарский,кроме башки мастер ничего не понялаРоберт Миңнуллин ...
  • Андрей Зарубкин
    Здесь общаются на русском языке!Талия Миңнуллина ...

Казан Республика көне уңаеннан Россия Президенты призына ат чабышларын кабул итәчәк

Быел 30 августта, Шәһәр һәм Республика көнендә, Казанда Россия Президенты призына ат чабышлары узачак. Шул хактагы боерыкны дәүләт башлыгы Владимир Путин имзалады, документ хокукый актлар порталында урнаштырылган.

«2025 елның 30 августында Казан ипподромында нәселле атлар катнашындагы ярышларда җиңү яулау өчен Россия Федерациясе Президенты призына ат чабышлары уздырырга», - диелә боерыкта.

РФ Президенты Администрациясенә һәм ил Хөкүмәтенә ат чабышларын үткәрүгә кагылышлы чараларны килештерүне һәм координацияләүне, шулай ук булачак ярышларны гаммәви мәгълүмат чараларында яктыртуны тәэмин итү эше йөкләнде.

Россия дәүләте башлыгы призына ел саен үткәрелә торган ат спорты ярышлары 2003 елда гамәлгә куела. Беренче тапкыр РФ Президенты призына ат чабышлары 2004 елда Мәскәүнең Үзәк ипподромында узды. 2005 һәм 2011 елларда Казан әлеге ярышларны уздыру урынына әверелде. Шулай ук аларны Ростов-Донда (2007 һәм 2010 елларда) һәм Пятигорскида (2008 елда) оештырдылар. Шуның белән бергә, ат чабышлары илнең башкаласында, Мәскәүнең Үзәк ипподромында да үткәрелде.

 

Читайте нас:

Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru

ВК - https://vk.com/tatarinform

Телеграм - https://t.me/iatatarinform

YouTube - https://www.youtube.com/user/tatarinform/

 

Ссылка на первоисточник
наверх