На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Maxim
    Мне лично нравится на татарском читать: со временем - выучу, ещё бы добавить угорский - Карельский или мордовский: та...Миңнеханов су объ...
  • Алексей Мельник
    Нац вопрос кто то решил раскрутитьМиңнеханов су объ...
  • Алексей Мельник
    Это че? Давайте будем писать на языках который знает, я на немецком, кто то на английском, испанском ... А тут вообще...Миңнеханов су объ...

Татарстанда тагын яңгыр явачак, температура +22 градустан да югары күтәрелми

Бүген Татарстанда салкынча һәм тотрыксыз һава торышы саклана. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.

Республикада алмашынучан болытлы һава торышы булачак. Казаннан тыш, урыны белән яңгыр ява, көндез республиканың көнчыгышында ул бераз көчәя.

Төньяк-көнбатыштан һәм төньяктан секундына 5-10 метр тизлектә җил исә.

Көндезге сәгатьләрдә аның тизлеге кайбер урыннарда, шул исәптән ТР башкаласында да, секундына 14 метрга кадәр көчәя.

Салкын төннән (+8..+13 градус) соң, көндез республика территориясендә температура +17..+22 градуска кадәр (Казанда +19..+21 градуска) күтәреләчәк.

 

Ссылка на первоисточник

Картина дня

наверх