На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

Татарстанда мәктәпләр һәм тулай торакларны капиталь ремонтлау программалары төгәлләнде

Татарстанда мәктәпләрне һәм мәгариф үзәкләрен капиталь ремонтлау программасы үтәлде. ТР Хөкүмәте Йортында киңәшмәдә республика Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы җитәкчесе Марат Айзатуллин кайсы мәгариф учреждениеләрендә эш дәвам итүе турында сөйләде.

Татарстан җитәкчесе матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, киңәшмәне видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде.

Министр сүзләренчә, төбәктә шулай ук 15 тулай торакны яңарту тәмамланган — соңгы дүрт объект Түбән Кама, Әлмәт һәм Бөгелмә районнарында файдалануга тапшырылган.

Балалар бакчалары буенча программа 98 процентка үтәлгән. Менделеевск районында бер балалар бакчасын яңартып бетерәсе бар. Бу атнада Лениногорск, Лаеш, Азнакай, Түбән Кама, Югары Ослан, Чүпрәле районнарында тагын 6 объект файдалануга тапшырылган.

Ссылка на первоисточник
наверх